НЕАЙСИН
1.66K subscribers
749 photos
47 videos
4 files
1.15K links
Антология слухов. Приют казанских сирот. Достоверный кумыс и влажный өчпочмак.
Пишите нам: [email protected]
Чат канала: https://t.me/+0JVKlNJ8axtlOWZi
Download Telegram
Сәламәт тәндә - сәламәт хәтер!

Дуслар, сезне #1552run акциясендә катнашырга чакырабыз.

Октябрь ае — татар халкы тарихында фаҗигале эз калдырган ай. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап ала, шул вакыттан татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Ләкин халык хәтере гасырлар дәвамында саклана.

Әлеге вакыйгаларны, туган җирен яклап шәhит киткән бабаларыбызны искә алу буларак, 1989 елдан башлап октябрь аенда татар җәмәгатьчелеге Татарстанның төрле шәhәрләрендә Хәтер көне оештырды. Соңгы елларда бу активлык, кызганыч, сүрелә барды.

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларны без быел бергәләп Хәтер көнен билгеләргә чакырабыз.

12-13 октябрь көнне теләгән hәркем түбәндәге сылтама аша теркәлеп, үз шәhәрендә, авылында теләгән ераклыкта йөгереп, үзенең күпме араны йөгереп узганын теркәп куя ала.

Максатыбыз — бергәләшеп 1552 кмны тутыру! Социаль челтәрләр өчен уртак hәштәг #1552run

https://1552.tatar/